Татарстанда техник дисциплиналарга кызыксынуны формалаштыру буенча системалы эш мәктәпкәчә яшьтән башлана. Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгълүматы буенча, балалар бакчаларында педагоглар тарафыннан дәресләр үткәрелә, аларда балалар табигый фәннәр, математика, физика, химия, космонавтика һәм конструкцияләү өлкәсендә база белемнәрен ала. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган Мәгариф һәм фән советы утырышында белдерде. Аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте китерә.
Барлык мәктәпкәчә учреждениеләрдә “Фән сәгатьләре” дип исемләнгән тематик чаралар тормышка ашырыла, ә педагоглар өчен һөнәри осталык конкурслары оештырыла. Моннан тыш, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр ел саен “Яшь мастер” төбәкара чемпионатында катнашалар.
6-11 сыйныф укучылары өчен «Киләчәккә билет» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Инициатива кысаларында укучылар һөнәри белем бирү оешмаларына йөриләр, һөнәри диагностика узалар һәм һөнәри пробаларда катнашалар. Бүгенге көндә проектка республиканың 76 предприятиесе белән килешү төзелгән 115 мәктәп һәм 13 өстәмә белем бирү учреждениесе җәлеп ителгән.
Шулай ук техник иҗат үзәкләрендә 46 меңнән артык бала һәм яшүсмер инженер күнекмәләрен үстерү белән шөгыльләнә. Бу - укучыларның гомуми санының 10%ыннан да ким, шуңа күрә профильле министрлык фикеренчә, бу өлешне шактый арттырырга кирәк. Укучыларда робототехника, модельләштерү һәм программалаштыру аеруча зур кызыксыну уята.