Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган «Диктант Победы» Халыкара тарихи диктант 2025 елда Россиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 97 иленнән 2 млн 750 мең катнашучыны берләштергән. Акция нәтиҗәләрен 24 июньдә ТАСС матбугат үзәгендә Россия тарихи җәмгыяте рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең федераль партия проекты рәисе, РФ тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, РФ Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев, “Тарихи хәтер” федераль партия проекты координаторы, Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев катнашында җиткерделәр.
Сергей Нарышкин ассызыклаганча, "Җиңү диктанты" үткән җиде ел эчендә акция Җиңү көнен бәйрәм итүнең аерылгысыз өлешенә әйләнде. Бүген анда төрле һөнәр, яшь һәм конфессия кешеләре катнаша.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елында акциядә 2 млн 750 мең кеше катнашкан - бу 2019 елга караганда 18 тапкыр күбрәк.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр иткәнчә, "Җиңү Диктанты" материалларын эшкәртүдә 10 мең мәгариф системасы хезмәткәре җәлеп ителгән.