2025 елның 17 - 19 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week Халыкара форумы узачак. Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә онлайн-форматта узачак.
Оештыручылар- Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте.
Форумда катнашучылар - цифрлы технологияләр, программа белән тәэмин итү, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар. Катнашучыларны теркәү (https://kazandigitalweek.com/ru/site) рәсми сайтында уза.
Форум чорында «Казан Экспо»да югары технологияле эшләнмәләр, программа белән тәэмин итү, программа-аппарат комплекслары, техника һәм җиһазларның гамәлдәге үрнәкләре күргәзмәсе узачак.
Вебинарлар сериясе форум алдыннан 2025 елның маеннан сентябренә кадәр уза.
KDW - 2025 әзерлек чорында хакатоннар һәм «Kazan Digital Legends» питч-сессияләре марафоны узачак. Хакатон буенча ярышларда катнашуга программистлар, аналитиклар, датасайентистлар чакырыла. Финал KDW - 2025 көннәрендә узачак. хакатон-ярышлар турында мәгълүмат https://kazandigitallegends.com/, https://kazandigitalweek.com/һәм форумның социаль челтәрләрендә урнаштырылган.