2024/25 уку елының Бөтенроссия олимпиадасының нәтиҗәләре басылып чыкты

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы сайтында 2025 елның 19 июнендә «Һәр гомуми белем бирү предметы буенча 2024/25 уку елында үткәрелгән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау нәтиҗәләрен раслау турында» 469 номерлы боерык басылып чыкты.

Олимпиада финалы йомгаклары буенча 4 017 укучы җиңүче һәм призер дип табылды.

Финалда призер статусын яулаган иң кечкенә катнашучы 5 нче сыйныф укучысы булды. Йомгаклау этабында иң күп бүләкләрне Мәскәү өлкәсеннән тугызынчы сыйныф укучысы алды, ул астрономия, информатика, математика, физика, икътисад - биш предмет буенча призер исеменә лаек булды.

2024/25 уку елында мәктәп этабында 7 989 243 укучы катнашты, ә олимпиадада катнашулар саны 22 576 095 иде.

2024/25 уку елы олимпиадасы нәтиҗәләре белән олимпиада сайтында бастырылган статистик җыентыкта җентекләбрәк танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International