Казанның "Вместе" инклюзив үзәгендәге "Улыбка" җәйге лагеренда ым-ишарә белән рус телен белүче балалар сменасы старт алды. Анда 8- 14 яшьлек балалар катнаша.
Җәйге сменалар 30 июньнән 5 июльгә кадәр узачак. Программада балаларны иҗади мастер-класслар, уеннар, спорт ярышлары, шулай ук танып белү лекцияләре һәм башкалар көтә. Дәресләр 10:00 дән 15:00 гә кадәр узачак.
Җәйге сменага язылу өчен тулы мәгълүматны 7(995)981-08-58 телефоны буенча белергә мөмкин.