Казан федераль университеты "Интерфакс" төркеме тарафыннан әзерләнгән университетларның XVI милли рейтингында сигезенче урынны алды.
Рейтингны төзүчеләр 389 югары уку йорты эшен бәяләгән. Сүз шул исәптән 29 милли тикшеренү, 10 федераль һәм 33 таяну университеты, шулай ук "2030 Приоритеты" программасында катнашучы 145 университет һәм 22 дәүләтнеке булмаган югары уку йорты турында бара.
Югары уку йортлары эшчәнлеге түбәндәге алты параметр буенча бәяләнгән: бренд, мәгариф, тикшеренүләр, социаль мохит, хезмәттәшлек, инновацияләр һәм эшкуарлык. Җыелма рейтинг алты параметрик рейтингның арифметик нәтиҗәсе булып тора.