Казанда биш ел эчендә 1,1 мең йортка капиталь ремонт ясалды, 25 балалар бакчасы һәм 16 мәктәп төзелде. Татарстан башкаласы Россиядә бу күрсәткеч буенча инде 11 ел дәвамында лидер, дип хәбәр итте “Бердәм Россия” партиясе Казан җирле бүлекчәсенең XL конференциясендә шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәрдә спорт корылмалары саны биш ел эчендә 204 объектка арткан. Моннан тыш, 66% шәһәр халкы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә, бу 2020 елга караганда 14,5 процентка күбрәк.
Татарстан башкаласы мэры билгеләп үткәнчә, биш ел эчендә шулай ук 47 иҗтимагый мәйдан төзекләндерелгән, шуларның 20се нульдән башлап.