Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Бүген тормышыгызның мөһим этабы башлана. Чыгарылыш кичәсе – дулкынландыргыч мәктәп белән саубуллашу мизгеле. Алда - мөһим карарлар, яңа офыклар һәм иң кыю планнар.
Нинди генә юл сайласагыз да, исегездә тотыгыз: белемегез, үҗәтлегегез һәм Ватанга булган мәхәббәтегез уңышның нигезе булачак. Белемгә омтылыгыз, инициативалы булыгыз, үз принципларыгызга тугры калыгыз, һәм шул вакытта сез зур биеклекләргә ирешә алырсыз.
Укытучыларыгыз сезгә ныклы белем, ярдәм һәм илһам бирде. Үзегезнең максатларыгызга кыю адымнар белән барыгыз, кыенлыклардан курыкмагыз, үзегезгә ышаныгыз. Сезнең белем,акыл, энергиягез һәм хезмәт сөючәнлегегез - сезнең һәм илебез киләчәгенең нигезе ул.
Сезне мәктәпне тәмамлау белән чын күңелдән котлыйм!
Алга, зур җиңүләргә!