Казан укучысы Илдар Хуҗиәхмәтов киберкуркынычсызлык буенча Халыкара олимпиадада алтын медаль яулады

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Сингапурда югары сыйныф укучылары арасында киберкуркынычсызлык буенча узган беренче Халыкара олимпиадада (ICO) Россия командасы алтын медальләр саны буенча команда зачетында икенче урынны алды. Өлкән сыйныф укучыларын "Лаборатория Касперского" һәм Үзәк университеттан киберкуркынычсызлык өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр әзерләгән, дип хәбәр итә "Лаборатория Касперского" компаниясе матбугат хезмәте.

Финалда Россия җыелма командасы 25 илдән, шул исәптән Австралия, Канада, Дания, Гонконг, Израиль, Италия, Япония, Лаос, Макао, Малайзия, Мексика, Сингапур, Шри-Ланка, Швеция һәм башкаларны да кертеп, 128 талантлы  укучы белән очрашты.

Халыкара олимпиада финалы ике турдан тора. Беренче турда өлкән сыйныф укучылары 3 сәгать эчендә криптография, реверс-инжиниринг һ.б. лар буенча югары катлаулылыктагы 7 бирем эшләделәр. Икенче тур 5 сәгать дәвам итте һәм пентест, стеганография һәм форензика  буенча өстәмә биремнәрне үз эченә алган иде.

Олимпиадада Россия җыелма командасы барлыгы 8 медаль яулады.

Шулай итеп, шәхси беренчелектә алтын медаль ияләре арасында Казан халыкара мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Илдар Хуҗиәхмәтов бар.

2025 елда ICO беренче олимпиадасын оештыручы - Сингапур Милли университетының исәпләү технологияләре мәктәбе (NUS) . Киләсе  ICO олимпиадасы 2026 елда Сиднейда (Австралия) узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International