2024 ел белән чагыштырганда, 2025 елда Татарстанда профильле математика буенча БДИ тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары саны 1317 кешегә, физикадан - 400 кешегә, химия буенча - 218 кеше, биология буенча - 111 кешегә арткан.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чыгарылыш сыйныф укучыларының яртысыннан артыгы - математика, өчтән бере - физика, химия һәм биология фәннәре буенча югары нәтиҗәләр алган мәктәпләр арасында Казан шәһәренең Вахитов районындагы 131 нче лицей, махсуслаштырылган фәнни үзәк - КФУның "IT-лицей" гомуми белем бирү интернат мәктәбе, Н.И.Лобачевский исемендәге лицей, Дубровка бистәсендәге КНИТУ филиалы,Бөгелмәнең 2 нче лицее, Түбән Каманың 35 нче лицее, Чаллының А.И.Пушкин исемендәге 78 нче лицее, Казанның 7, 19, 179 нчы гимназияләре, 116 нчы лицее һәм башка гомумбелем бирү оешмалары бар.
БДИ-2025 нәтиҗәләре турында белешмә:
Профильле дәрәҗәдәге математика буенча 100 баллны 11 укучы алды (2024 елда - 49).
Физика буенча 100 баллны 9 укучы алды (2024 елда - 20).
Химия буенча БДИда йөз баллчылар саны - 114 (5,3%) (2024г. - 49).
Биология буенча 100 баллны 3 укучы алды (2024 елда - 4).
Бүгенге көндә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаган 277 укучы белем бирү предметлары буенча 288 йөз баллы нәтиҗә алды. Ә 11 укучы ике фән буенча 200 балл җыйды.