Алабугада Лисичанск чыгарылыш укучыларына мәктәпне тәмамлау турында аттестатлар тапшырдылар

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Алабугада “Университетская” мәктәбен тәмамлаучыларга урта белем бирү турында аттестатлар тапшыру тантанасы узды. Укучылар арасында - Татарстан Республикасы шефлыгындагы  Лисичанск шәһәреннән (ЛНР) белем алу өчен килгән балалар.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары  белән котлады. Шул ук вакытта ул  балаларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин иткән өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Сүз уңаеннан, балалар үзләре уку йорты турында бик уңай фикердә. "Ярты ел эчендә без берничә еллык программаны уздык,  укытучыларга бик зур рәхмәт", - диде мәктәпне  тәмамлаучы Ирина Воробьева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International