Владимир Путин чыгарылыш укучыларын мәктәпне тәмамлау белән котлады

2025 елның 28 июне, шимбә

27-28 июньдә Россия мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре уза. Россия Президенты Владимир Путин видеомөрәҗәгатьтә укучыларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларны бәйрәм белән котлады.

«Сез мәктәп белән саубуллашып  яңа тормыш этабына аяк басасыз һәм кем булырга, нинди биеклеккә ирешергә дигән планнар төзисез. Аларга илтә торган  юл чыдамлык,  җаваплылык таләп итәчәк. Шикләнмим: сездә бу сыйфатлар бар  һәм сезнең  хыялларыгыз тормышка ашар”,- диде Владимир Путин.

Ул укучыларга  белем бирүче укытучыларның казанышларын билгеләп үтте.

Һәм  дәүләт чыгарылыш сыйныф укучыларына һәр башлангычларында ярдәм итәчәк диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International