Илсур Һадиуллин БРИны уңышлы тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашачак

2025 елның 1 июле, сишәмбе

1 июльдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында «Туган (татар) тел» һәм «Туган (татар) телдәге әдәбият» фәннәреннән бердәм республика имтиханын тапшырган укучылар һәм аларның укытучылары белән очрашу  уздырылачак.  

Очрашуда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г.Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе М.Г.Әхмәтов катнашуы көтелә.

2024/2025 уку елында «Туган (татар) тел» һәм «Туган (татар) телдәге әдәбият» фәннәреннән бердәм республика имтиханын 32 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. Татар теленнән имтиханын тапшыручылар саны – 31 укучы, татар әдәбиятыннан – 1 укучы.

Имтиханны сайлаган укучылар түбәндәге муниципаль берәмлекләрдән: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Актаныш, Әтнә, Бөгелмә, Биектау, Кайбыч, Мөслим, Чистай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International