2025 елның 5 июненнән 25 июненә кадәр Краснодар краеның Анапа шәһәрендә «Глобус» балаларны савыктыру лагере базасында нәфис юнәлешле республика конкурсларында җиңүчеләр һәм призёрлар арасында «Без бергэ» профильле сменасы узды.
Сменаның максаты - яшь талантларның иҗади потенциалын булдыру һәм үстерү, үсеп килүче буын арасында мәдәни традицияләрне һәм милләтара аңлашуны ныгыту.
Сменада Татарстан Республикасының өч муниципаль берәмлегеннән 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге 100 бала катнашты: Казан, Чаллы шәһәрләре һәм Әгерҗе районы.
Сменаны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика мәктәптән тыш эш үзәге һәм “Черноморец” республика үзәге оештырды.