Камал театрының яңа бинасында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия башлыгы Марат Әхмәтов татар теле һәм әдәбияты буенча бердәм республика имтиханын тапшырган чыгарылыш укучылары белән очрашты.
Быел “Туган (татар) тел” һәм “Туган (татар) әдәбияты” фәннәре буенча бердәм республика имтиханын 32 укучы тапшырган. Шуларның берсе татар әдәбиятын сайлаган.