2024/2025 уку елында «Туган (татар) тел» һәм «Туган (татар) әдәбияты» фәннәре буенча бердәм республика имтиханын 32 укучы тапшырды. Шуларның берсе татар әдәбиятын сайлаган.
Татар теле буенча имтиханны иң күбе Казан укучылары сайлаганнар. Имтиханны шулай ук Түбән Кама, Биектау, Кайбыч, Мөслим, Актаныш һәм Әтнә районнарында, Чистай һәм Бөгелмә укучылары да тапшырдылар.
Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Раиса каршындагы комиссия башлыгы Марат Әхмәтов тугызынчы сыйныф укучылары арасында яхшы динамика булуын билгеләп үтте: быел 5,8 мең тугызынчы сыйныф укучылары татар теленнән имтихан биргәннәр. Бу узган ел белән чагыштырганда 2 меңгә диярлек күбрәк.