Чаллы хакимияте бинасында БДИда 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның укытучылары һәм мәктәп директорларының шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән очрашуы узды. Бу традицион чара чыгарылыш укучыларының гына түгел, ә югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм иткән педагогларның да хезмәтләрен бәяләү.
Имтихан бирү кампаниясенең беренчел нәтиҗәләре буенча Чаллының 34 унберенче сыйныф укучысы иң югары балл алган. Иң күбе химия буенча: 23 кеше (узган ел алар нибары биш кенә иде), әдәбият буенча - алты, информатика буенча - өч, рус теле буенча - ике.
100 балл җыйган һәр укучыга 10 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды. Остазлар да бүләксез калмады - әзерләнгән йөз баллчылар санына карап, бүләкләү күләме 50,5 дән 200 мең сумга кадәр тәшкил итте.
30 нчы мәктәпнең химия укытучысы Ольга Калинкинаның җиде укучысы БДИда 100 балл алды.