Татарстан югары уку йортларына быел бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча укытуның бюджет формасына кабул итү өчен 23,1 меңнән артык урын бүлеп бирелгән. Шул исәптән 413 урынны дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары алган. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте.
«Быел бюджет урыннары күләме 4,5%тан артып китте», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Һадиуллин билгеләп үткәнчә, бүлеп бирелгән бюджет урыннарының 60%ы өч эре уку йортына туры килә: Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ.
2025-2026 уку елына абитуриентларны Татарстанның 45 югары уку йорты һәм аларның филиаллары кабул итә, шул исәптән 28 дәүләт югары уку йорты.