Татарстан студентлары Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында интеграцияләнгән программа буенча югары белем ала алачак. Быел 12 абитуриент кабул итү планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгариф оешмасы ректоры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Борһанов авыл мәктәпләре өчен кадрлар әзерләү буенча интеграцияләнгән программаның 2021 елда университет тарафыннан тәкъдим ителүен һәм республика җитәкчелеге тарафыннан хуплануын билгеләп үтте.
Интеграцияле программа «Спорт» юнәлеше буенча бакалавриат дәрәҗәсендә югары белем алырга һәм өстәмә белгечлекләр үзләштерергә мөмкинлек бирә. Аның буенча уку бушлай, чөнки республика бюджетыннан финанслана.
Унберенче сыйныфларны, көллиятләрне һәм техникумнарны тәмамлаучылар БДИ нәтиҗәләре буенча программада, шулай ук югары уку йортының эчке сынаулары нигезендә катнаша ала.