Татарстанның нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте химия көллиятләренең милли рейтингы башында

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте химия көллиятләренең милли рейтингын җитәкли. Әлеге уку йортын тәмамлаучылар эшкә урнашуның югары проценты һәм хезмәт хакының яхшы булуы белән аерылып торалар.

Рейтинг ике төп критерий буенча формалаша - көллият тәмамланганнан соң ике ел үткәч һәм икенче елга  хезмәт хакы процентлары буенча. Рейтинг методикасы Хезмәт министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф министрлыгы һәм тармак белгечләре тарафыннан эшләнгән, ә эшкә урнашу һәм хезмәт хаклары турындагы мәгълүматлар рәсми дәүләт чыганакларыннан килә. Рейтинг икътисадның 24 тармагын үз эченә ала, бу исә бер махсуслашкан төрле уку йортларын тәмамлаучыларның ихтыяҗын объектив чагыштырырга мөмкинлек бирә.

60 ел элек, төзелә торган нефть химиясе комбинаты белгечләрен әзерләү өчен "1 нче цех" буларак нигез салынган көллият,  бүген «Нижнекамскнефтехим»ны   югары квалификацияле кадрлар белән төп тәэмин итүче булып кала. Аны тәмамлаучылар- аппаратчылар, электромонтерлар, метрологлар, лаборантлар һәм башка кирәкле белгечләр булып эшли, аларның күбесе Түбән Кама, Татарстан һәм Россия үсешенә зур өлеш кертә.

Көллият инновацион белем бирү программаларын актив кертә, шул исәптән дуаль белем бирү һәм мәктәп укучылары өчен "Минем беренче һөнәрем" программасын буенча лаборант һәм слесарь белгечлекләрен алырга мөмкинлек бирә. «Нижнекамскнефтехим»  ел саен 500 яшь хезмәткәрне Лемаев исемендәге көллият һәм НХТИ белән дуаль программа аша кабул итә.

2024 елда уку йорты базасында «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында белем-җитештерү кластеры булдырылган. Проектның партнеры  СИБУР  30 млн сум инвестицияләгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International