Казанда балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эш белән тәэмин итүне оештыру эше актив дәвам итә, бу бигрәк тә җәйге каникуллар чорында актуаль. Ел башыннан 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 208 яшүсмер шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшкә урнашу мөмкинлеге алды, бу хакта эшлекле дүшәмбедә “ТР халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” директоры Тимур Муллин хәбәр итте.
Бүгенге көнгә эш бирүчеләр белән 30дан артык килешү төзелгән, алар арасында «Аквапарк-Сувар» АҖ, «Отель Ривьера» АҖ, Казан электромеханика заводы, «Казанькомпрессормаш» ГАҖ, «Элекон» АҖ, «Ял» шәһәр үзәге, Төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ) һәм 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе бар. Ел ахырына кадәр 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 4 мең 800 балигъ булмаган баланы эш белән тәэмин итү планлаштырыла. Яшүсмерләрне эш белән тәэмин итү хезмәте аша эшкә урнаштырганда матди ярдәмгә республика бюджетыннан 12,7 млн сум акча бүлеп бирелгән.