Түбән Кама районында Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл алган чыгарылыш сыйныф укучыларын котладылар. Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев инициативасы белән шәһәрдә яңа традиция салынган - мондый чыгарылыш укучыларына кыйммәтле бүләкләр тапшыру.
Быел 13 унберенче сыйныф укучысы әдәбият, химия, география, информатика һәм инглиз теле буенча БДИда югары нәтиҗәгә ия булды. Бүләк итеп аларның һәркайсына планшет тапшырылды.
Радмир Беляев мондый казанышлар шәхси уңыш кына түгел, ә укучыларның, ата-аналарның һәм педагогларның уртак хезмәте нәтиҗәсе дә, дип билгеләп үтте.