Проектта Татарстаннан 10-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.
Проектка татар һәм башка туган телләрдә блог үстерергә теләгән балалар да кушыла ала: мәсәлән, чуваш, мари, башкорт һәм башкалар. Катнашучыларны медиа өлкәсеннән кураторлар озата барачак, алар блоглар чыгарырга һәм аудитория җыярга ярдәм итәчәк.
Программа 2025 елның июленнән ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Ул онлайн-форматта белем бирү программасы, туган телләрне алга этәрүче фикер лидерлары, креатив индустрияләр вәкилләре һәм башка спикерлар белән очрашулар, лагерьда күчмә интенсив һәм башка бик күп нәрсәләрне үз эченә ала.
Теркәлү сылтамада ачылган. Гаризаны 14 июльгә кадәр бирергә мөмкин.
Чара «Яшьләр һәм балалар» яңа илкүләм проектының максатлары һәм бурычлары нигезендә үткәрелә.