3 һәм 4 июльдә Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучылары бер фәннән БДИны яңадан бирәчәк

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

2025 елның 3 һәм 4 июлендә БДИның өстәмә көнендә чыгарылыш сыйныф укучылары үз теләкләре белән быел тапшырылган имтиханнарның берсен яңадан бирә алачаклар. Әлеге хокук узган елларны мәктәп тәмамлаучыларга кагылмый.

Бердәм дәүләт имтиханы 2025 елның 3 июлендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары базасында 21 ППЭда уздырыла.

Имтиханнарны уздыруга 813 педагогик хезмәткәр җәлеп ителгән.

Имтиханнарны быел 1459 чыгарылыш сыйныф укучысы яңадан бирә, шуларның 23е – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булучылар.

Бердәм дәүләт имтиханы 2025 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары базасында 18 ППЭда  уздырыла.

Имтиханнар үткәрүгә 673 педагогик хезмәткәр җәлеп ителгән.

Имтиханнарны агымдагы елның 1336 чыгарылыш сыйныф укучысы  яңадан бирә, шуларның 14 е сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булучылар.

3 һәм 4 июль имтиханнары нәтиҗәләре 2025 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International