Казан дәүләт энергетика университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты быел студентлар әзерләүнең яңа юнәлешләрен ачты. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде.
«Быел биш яңа профиль ачтык - электроника һәм наноэлектроника, мәгълүмати системаларны программалаштыру һәм электроника; приборлар төзү, медицина инженериясе һәм цифрлы технологияләр; җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасы, химик технологияләр, энергетикада һәм нефть-газ эшкәртүдә технологияләр, атом станцияләрен проектлау, эксплуатацияләү һәм инжиниринг буенча», - диде Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов.
Аның сүзләренә караганда, барлык укыту формаларына 2,4 меңнән артык абитуриент кабул итү планлаштырыла, бу узган ел белән чагыштырганда 309 меңгә күбрәк.
Яңа белем бирү программаларын быел шулай ук Казан дәүләт аграр университеты да эшләтеп җибәрәчәк.
«Бу агросәнәгать технологияләре, автоматлаштыру мәгълүмати системаларын проектлау һәм гамәлгә кертү, технологик процессларны роботлаштыру, агробизнес һәм цифрлы игенчелек», - дип хәбәр итте яшьләр сәясәте һәм югары уку йортының тәрбия эшләре буенча проректор Ленар Заһидуллин.
Университетка 1,3 меңнән артык бюджет урыны бирелгән. Түләүле укуга 1,6 меңнән артык абитуриент кабул итү планлаштырыла. Укулар 76 белем бирү программасы буенча үткәреләчәк.