Казан федераль университетында быел бакалавриат һәм магистратура өчен 70тән артык яңа белем бирү программасы кертелде. Бу хакта КФУ ның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Екатерина Турилова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Баклавриатның классик программалары арасында Турилова "IT-өлкәдә юрист", "Цифрлы җәмгыятьтә сәясәт", "Инноватика һәм махсус робототехника" кебек юнәлешләрне атады.
Проектор сүзләренчә, соңгы вакытта абитуриентларда дисциплинаара белем бирү программалары кызыксыну уята. «Һәм без институтларның үзара хезмәттәшлегенә басым ясыйбыз», - диде ул.
Турилова әйтүенчә , КФУның белгечлек һәм әзерлек юнәлешләренең топ-5 төркеменә элеккечә "Мәгариф һәм педагогик фәннәр", "Җир турындагы фәннәр", "Математика һәм механика", "Мәгълүмат һәм исәпләү техникасы", "Биологик фәннәр" керә.
Ул, быел Казан федераль университетына 7,6 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән, бу узган елга караганда 160ка күбрәк, дип өстәде.