Челтәр үрә һәм музыкага өйрәтә: Яшел Үзән укытучысы фронтка ярдәм итә

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән шәһәренең  музыка укытучысы Резедә Хисамова үз укучыларына гына түгел, ә  махсус хәрби операциядәгеләргә дә ярдәм итә. Укытудан буш вакытта ул «СВОих не бросаем» волонтерлар төркеме фикердәшләре белән бергә маскировка челтәрләре үрә.

Резедә кечкенәдән үк музыка укытучысы булырга хыялланган. Бу хыялын ул тормышка ашыра.  Башта Кайбыч районында, аннары  инде биш ел Яшел Үзәннең Мирный  микрорайонында балалар сәнгать мәктәбендә эшли.

Өч ел элек мәктәп чатында ул махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ярдәм җыю турында хәбәр күргән. Уйлап та тормыйча, барлык кирәкле әйберләрне сатып ала һәм «СВОих не бросаем»  төркеме координаторына тапшыра. Аның волонтерлык юлы  шулай башлана. Масировка челтәрләре үрергә аны коллегасы Фирая Бариева чакырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International