«Җиңү картасы» проекты мәктәп укучыларына һәм студентларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында тулырак белергә мөмкинлек бирәчәк

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итүгә багышланган «Җиңү картасы» мультимедиа проекты эшли башлады. Ул 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен мәктәпләрдә, көллиятләрдә, югары уку йортларында, өстәмә белем бирү системасында, шулай ук гаилә каравында файдаланырга тәкъдим ителә.

Интерактив тарихи карта белән сайтта танышырга мөмкин. Биредә Икенче бөтендөнья сугышы вакытының уникаль документаль хроникасы, Россия Госфильмофонды коллекциясеннән  цифрлаштырылган кино- һәм фотоматериаллар тәкъдим ителгән.

Моннан тыш, сайт кулланучыларна "Җиңү картасын" үз гаиләсе тарихыннан документаль материаллар белән тулыландыру мөмкинлеге булачак. Моның өчен проект сайтында теркәлергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International