Алабугада иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучыларын алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләделәр

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Бүген Алабуга районы администрациясе бинасында мәктәп укучыларын алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләү тантанасы узды. Яхшы укулары өчен бүләкләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин тапшырды.

Тантанада шулай ук "Укуда аерым уңышлар өчен" медале һәм аттестатлардан тыш, БДИны 100 баллга тапшыручыларга Алабуга районы башлыгыннан 15 мең сумлык акчалата сертификатлар тапшырдылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүләкләнүчеләр арасында Лисичанскидан килгән Казан федераль университеты Алабуга институтының «Университет» мәктәбен тәмамлаучылар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International