Казанда МХО ветераннары арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионат узачак

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

2025 елның 25 июленнән 29 июленә кадәр Казанда махсус хәрби операциясендә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче «Абилимпикс» чемпионаты узачак. Ул Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә уздырыла.

Ярышларда 400дән артык кеше катнашачак - бу конкурсантлар, экспертлар һәм озатып йөрүчеләр. Нәтиҗәләр буенча 2025 елның октябрендә «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты финалында үз осталыкларын күрсәткән 75 финалист сайлап алыначак.

Ярышлар «Казан вертолет заводы» АҖнең җитештерү-укыту үзәгендә 15 компетенция буенча узачак: «Веб-разработка (программалаштыру)», «Оператор БПЛА», «Фотограф», «Автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү», «Агачны кисеп ясау», «Массажист», «Пешекче эше», «Җыю, электрон җиһазны сүтү», «Эретеп ябыштыручы технологиясе», «Слесарь», «Электромонтаж» һ.б. лар.

Ачылу тантанасы 25 июльдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында планлаштырылган. Җиңүчеләрне бүләкләү 29 июльдә Б. Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак.

2025 елда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатларында 43 компетенция буенча Россия Федерациясенең 62 субъектыннан 228 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International