Укучыларны «Вектор УСпеха» Бөтенроссия укыту үзидарәсе лидерлары форумында катнашырга чакыралар

2025 елның 8 июле, сишәмбе

«Вектор УСпеха» Бөтенроссия укыту үзидарәсе лидерлары форумында катнашуга сайлап алу башланды. Аңа 13 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучылары да кушыла ала. Чараны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Движение Первых», Россия Яшьләр берлеге һәм «Артек» Халыкара балалар үзәге (МДЦ) ярдәмендә Россия балалар-яшүсмерләр үзәге оештыра. Гаризалар 2025 елның 25 июленә кадәр форумвекторуспеха.рф сайтында кабул ителә.

2025 елның көзендә «Артек»та узачак форумда конкурсаы сайлап алынган 1 000 җиңүче катнашачак. Алар өчен стратегик фикерләүне, лидерлык сыйфатларын һәм укучылар үзидарә советларында практик эш күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән бай программа әзерләнгән. Балаларны шулай ук яңа танышулар көтә.

Үткәрү датасы: конкурс сайлавы - 2025 елның 1 июленнән 23 августына кадәр.

Үткәрү форматы: дистанцион формада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International