Татарстан укытучысы укытучылар өчен Яндекс Учебник Россиякүләм премиясендә җиңүчеләрнең берсе булды

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Казан шәһәренең Идел буе районы 129 нчы рус-татар урта мәктәбе укытучысы Ерлан Абай улы Аймаганбетов “Кадрлар резервы” программасының төп конкурсы – Яндекс Учебник Премиясендә җиңүчеләр рәтенә керде. Яндексның бу башлангычы информатика укытучыларының һөнәри үсешенә ярдәм итү, заманча педагогик тәҗрибәләр кертү һәм мәгариф оешмаларында ИТ өлкәсендә белем бирү сыйфатын күтәрү өчен.

Конкурс уку елы дәвамында узды. 2024/25 уку елында «Кадрлар резервы» программасында Яндекс Учебник бөтен Россиядән 20 меңнән артык педагог катнашкан.

Җиңүчеләр өчен төп приз Мәскәүнең Яндекс офисында стажировка үтү.

Укытучылар белем бирүдә ИИ-инструментлар куллану турында лекцияләр тыңладылар, шулай ук Яндекс Учебник методистлар белән берлектә практик эштә катнаштылар. Шул ук вакытта җиңүчеләр Мәскәүдә үткәрелә торган еллык конференциядә катнашты, ул ИТ-мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрне, университетлар һәм төбәк министрлыклары вәкилләрен берләштерде. Чараны онлайн-трансляцияләүне илнең 60 меңнән артык информатика укытучысы карады. Конференция «Кадрлар резервы» программасы җиңүчеләрен бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International