Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты 2025 елда 800 дән артык булачак укытучылар әзерләгән

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

9 июльдә Яр Чаллы дәүләт педагогика университетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы уза. Быел бу уку йортының 34 нче чыгарылышы булачак. Беренче чыгарылыш архив мәгълүматларында 1991 елда теркәлгән. Быел югары уку йортын 850 укучы тәмамлый. Аларның 134 е - кызыл дипломга. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел кызыл диплом алучылар күпкә азрак булган - 124. Быел Чаллы педагогика университеты "бакалавриат" программасы буенча 585 укучы чыгара. 78 кеше магистратура тәмамлаган. Ә 180 студент Индустриаль-педагогик көллиятне тәмамлый.

Өченче ел рәттән тантана кысаларында әзерлек курсларын тәмамлау турында таныклыклар тапшырылды. Быел 100дән артык тыңлаучы-чит ил укучылары чыгарыла . Алар рус телен өуйрәнү өчен Мисыр, Мали, Сүрия, Колумбия, Зимбабве, Морокко, Үзбәкстан, Төркия, Франция, Сьерра-Леона, Конго, Ангола, Того, Әфганстан, Бенин, Замбия, Нигерия, Судан һәм Төркмәнстаннан килгән чит ил кешеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International