10 июльдән Татарстанда яшь геологларның XI Республика ачык кыр олимпиадасы эшли башлады. Белем бирү чарасы Әлмәттәге “Кояшлы” лагеренда уза. Олимпиадада республиканың 35 районы, Красноярск крае һәм Башкортстаннан, шулай ук Беларусьтан вәкилләр катнаша. Ул 2014 елдан башлап ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә.
«Татнефть»нең корпоратив мәдәниятен һәм яшьләр сәясәтен үстерү бүлеге башлыгы Евгений Гаврилов билгеләп үткәнчә, катнашучылар саны шактый арткан.
"Кояшлы" лагере территориясендә дүрт ярыш мәйданчыгы бүленгән. Гидрогеологик сынаулар уза торган база ике район, Әлмәт һәм Азнакай тоташкан урында урнашкан.
Яшь геологларның республика ачык кыр олимпиадасы
XI Республика яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы 16 июльдә тәмамланачак. Ел саен ул ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә “Татнефть” компаниясе тарафыннан оештырыла. Республика олимпиадасында җиңүчеләр яшь геологларның XV Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашу мөмкинлеге алачак, ул 2025 елның 24 июленнән 4 августына кадәр Пермь краенда узачак.