"Бердәм Россия" "Баланы мәктәпкә җый" федераль акциясенә старт бирде. 1 сентябрьгә кадәр авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр партиянең рәсми сайтына гариза җибәрә алалар. Белем көне алдыннан депутатлар бу гаилә балаларына файдалы бүләкләр - канцелярия, уку һәм иҗат өчен җыелмалар тапшырачак.
Акция кысаларында ярдәм социаль яклауга мохтаҗ категорияләргә: инвалид балаларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә укучыларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, илнең яңа төбәкләрендә яшәүче балаларга адреслана.
Мәктәп әйберләрен җыю махсус кабул итү пунктларында уза. Аларның адресларын үз төбәгеңнең партия бүлегендә ачыкларга мөмкин.
Август ахырында акциядә катнашучы барлык балалар бүләкләр алачак.