Татарстанда урта һөнәри һәм югары белем бирү, квалификацияле эшче кадрлар һәм белгечләр әзерләү буенча ведомствоара координация советы оештырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле күрсәтмәсенә республиканың Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Совет квалификацияле эшчеләр һәм урта звено белгечләрен әзерләүне фаразлау һәм координацияләү, шулай ук яшьләрне Татарстан эш бирүчеләренә профориентацияләү һәм маршрут системасын үстерү белән шөгыльләнәчәк.
Совет рәисе Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, аның урынбасары итеп ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләнде. Секретарь бурычлары республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминовка йөкләнгән.