Сукре шәһәрендә (Боливия күпмилләтле дәүләте) информатика буенча 37 нче Халыкара олимпиада (IOI) старт алды. Анда 90 илдән мәктәп укучылары катнаша. Ярышта Россияне информатика буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасында дүрт җиңүче тәкъдим итә: Гыймран Абдуллин (2 нче лицей-интернат, Казан шәһәре), Дарья Грекова (57 нче мәктәп, Мәскәү шәһәре), Петр Лосев (57 нче мәктәп, Мәскәү шәһәре), Владислав Жиганов (МДУ СУНЦ, Мәскәү шәһәре).
Балалар олимпиадага информатика буенча Россия җыелма командасының тренерлар штабы җитәкчесе Алексей Малеев һәм милли тренерлар Андрей Станкевич, Антон Белый, Иван Сафонов белән бергә әзерләнделәр.
Олимпиада 27 июльдән 3 августка кадәр уза.