Kazan Digital Week та белем бирүгә ЯИ кертү турында фикер алышачаклар

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Заманча белем бирүгә цифрлы технологияләрне кертү турында Kazan Digital Week халыкара форумында фикер алышачаклар. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов "Татар-информ" матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Поминов билгеләп үткәнчә, бүген республикада цифрлаштыру белем бирүнең барлык дәрәҗәләрендә дә кертелә: мәктәпкәчә белем бирүдән алып югары уку йортларына кадәр. Аның сүзләренчә, форумда катнашачак экспертлар пулы әле формалаша, якынча 70 спикер булыр дип көтелә, шул исәптән федераль дәрәҗәдәге белгечләр дә.

Форумның эшлекле программасыннан тыш, мәгариф өлкәсе традицион күргәзмәдә дә тәкъдим ителәчәк. Поминов сүзләренчә, быел кластер алты экспозиция стендын күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International