Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елы башыннан «Физик-химик алгарыш» проекты эшләтеп җибәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Яңа уку елыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика мәктәпләрендә «Физик-химик ыргылыш» проекты эшләтеп җибәреләчәк. Бу ике фән тирәнрәк өйрәнеләчәк», - дип өстәде ул.
Республикада «Физик-математик алгарыш» проекты эшли инде. Аның буенча укытучылар һәм мәктәпләр профильле сыйныфлар булдыруга, җиһазлар сатып алуга һәм чаралар үткәрүгә грантлар алалар.