Апасның Яшьләр урасында яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Объект бинасы - ике катлы, кирпечтән. Гомуми мәйдан 1044 кв. м тәшкил итә.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы 80 урынга исәпләнгән. Монда балаларны тәрбияләү, өйрәтү өчен бөтен шартлар тудырылган. Җиһазлар һәм инвентарь сатып алынган. Территория төзекләндерелгән, анда уен мәйданчыклары, күләгә каплаулары, чана һәм коляскаларны саклау урыннары, котельная, ТБО мәйданчыгы урнашкан.
Объектны төзүче - Апас муниципаль районы башкарма комитеты.
Техник заказчы - "ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе" ДКУ.
Генераль подрядчы - «Строй Град Инжиниринг» төзелеш Фирмасы» ҖЧҖ.
Субподрядчы - «СПК Стройгарант» ҖЧҖ.
Проектлаучы - "Татинвестгражданпроект"ның баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы" ТР ДУП.