Татарстанда бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программалары буенча белем алучы студентлар өчен стипендия күләме 2 263 сум тәшкил итәргә мөмкин. Ул 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. ТР Министрлар Кабинеты карарының бу проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Шулай ук, документ нигезендә, 2026 елның сентябренә кадәр аспирантурада, ординатурада һәм ассистент-стажерга укучылар 3 093 сум күләмендә стипендия алачак. Фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсе дәүләт учреждениеләре аспирантларына 8 384 сум акча түләнәчәк.
Урта звено белгечләрен әзерләү программалары буенча белем алучы студентлар 824 сум күләмендә стипендия каралган.
2028 елга бакалавр, белгеч һәм магистр дипломнарына ия булучыларга 2 546 сум күләмендә стипендия түлиячәк, ә аспирантларга, ординаторларга, ассистент-стажерларга - 3 480 сум.