Татарстанда быел җиде балалар бакчасы һәм ике мәктәп төзеләчәк

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Татарстанда быел 1,5 мең урынлык җиде балалар бакчасы, шулай ук ике мәктәп һәм 4 мең урынга өстәмә өч корпус төзеләчәк. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Иннополиста мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.

"2010 елдан республикада гомуми куәте 50 мең урынга якын булган 298 балалар бакчасы төзелде. 570 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы ремонтланды. Соңгы 15 елда төрле программалар буенча Татарстанда 70 мең урынга 110 мәктәп төзелде», - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

И. Һадиуллин ассызыклаганча, 2019-2024 елларда Татарстан мәгариф системасы җитди инфраструктура яңартуга дучар булды.

Министр бу эшкә 200 млрд сумнан артык акча җибәрелүен искәртте, шул исәптән 140 млрд сум республика бюджетыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International