Федераль исемлеккә Татарстаннан татар теле һәм әдәбияты буенча 86 дәреслек кертелгән. Тагын 36 дәреслекне якын арада кертелер дип көтелә. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Иннополиста мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.
Ул 1 сентябрьдән федераль белем бирү стандартларына һәм программаларына үзгәрешләр кертелүен искәртте. Туган телләр «Туган тел», «Россия Федерациясе Дәүләт теле» һәм «Туган әдәбият» уку предметлары кысаларында өйрәнеләчәк. “Сәгать саны элеккеге дәрәҗәдә кала”, - дип ассызыклады ул.
Министр тагын татар телен "Ана теле" онлайн-мәктәбендә мөстәкыйль өйрәнү мөмкинлеге барлыкка килде, ул хәзер Россия платформасында эшли, дип өстәде.
Моннан тыш, Һадиуллин сүзләренә караганда, 9 сыйныфны тәмамлаучылар арасында дәүләт йомгаклау аттестациясен узу өчен туган телне сайлаучыларның артуы күзәтелә.