Владимир Путин «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатында катнашучыларны сәламләде

2025 елның 26 августы, сишәмбе

25 августта Калугада көллият һәм техникум студентларын, өлкән сыйныф укучыларын һәм яшь белгечләрне җыйган «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионаты финалын ачу тантанасы узды. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чарада катнашучыларга, оештыручыларга һәм кунакларга сәламләү юллады.

Президент Калуганың - сәнәгатьнең төрле тармакларын, авыл хуҗалыгын, туризмны актив үстерүче һәм хаклы рәвештә халыкның хезмәт сөючәнлеге һәм кунакчыллыгы белән дан тоткан төбәк ярышларын уздыруның символик булуын билгеләп үтте.

Владимир Путин яшьләрнең һөнәри үзбилгеләнеше өчен чемпионатның әһәмиятен ассызыклады.

Дәүләт башлыгы катнашучыларга ярышларда ачык һәм ышанычлы чыгыш ясарга, тәҗрибә тупларга һәм ышанычлы дуслар табуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International