«Знание» җәмгыяте Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы белән берлектә, 21 августта, югары уку йортлары командаларын Бөтенроссия конкурсына теркәүне башлап җибәрде. Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурс барышында югары уку йортларында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча командаларның иң яхшы практикалары һәм эш форматлары бәяләнәчәк.
Проект яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча югары уку йортлары проректорларының нәтиҗәле командаларын ачыклауга юнәлдерелгән. Катнашырга икедән алып унбиш кешелек югары уку йортлары командалары чакырыла.
Конкурс төп җиде номинацияне үз эченә ала:
«Россия халыкларының патриотлык тәрбиясе һәм бердәмлеге»;
«Спорт һәм туризм»;
«Медиа һәм иҗат»;
«Иреклелек һәм экология»;
«Яшь гаиләләр һәм социаль өлкә»;
«Чыгарылыш сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау буенча эш ».
Өстәмә махсус номинация - «Самая молодежная команда мечты».
1 октябрьгә кадәр югары белем бирүче мәгариф оешмалары командалары «Белем» җәмгыяте платформасында иң күбе өч номинациягә гариза бирә ала. Һәр юнәлеш турында тулырак мәгълүмат конкурс турында нигезләмәдә бирелгән.