Казанның 1253 укучысы “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе ярдәмендә уку өчен кирәкле бөтен нәрсәне алды. Соңгы дүрт елда акция буенча 5200 дән артык бала ярдәм алган. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
Акциянең максаты - мохтаҗ гаиләләрнең балаларына яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итү, аларны мәктәп кирәк-яраклары, форма һәм башка кирәкле әйберләр белән тәэмин итү. Әлеге комплектларны сатып алуга акчалар ихтыярый иганә хисабына формалаштырыла.
Традиция буенча акциянең иганәчеләре булып шәһәр предприятиеләре һәм коммерция оешмалары җитәкчеләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары чыгыш ясый.