Казанда 1 сентябрьдә парталар артына 181 мең укучы утырачак, алар арасында якынча 17 мең бала -беренче сыйныф укучысы. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.
Иң күп укучылар 184 нче гимназиядә, анда 12 беренче сыйныф ачылган ( 423 бала укыячак).
Шулай ук 174 нче гимназиядә (405 беренче сыйныф укучысы) һәм 185 нче лицейда (351 укучы) 12 беренче сыйныф җыелган.
Моннан тыш, 83 нче, 182 нче, 186 нчы лицейларда һәм 107 нче гимназиядә 10шар беренче сыйныф ачылган.