25 августта Калугада сәнәгать блогының 22 компетенциясе буенча «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының финалын ачу тантанасы булды. Чемпионат финалында Татарстан Республикасын 35 катнашучы: 15 конкурсант, 15 эксперт-остаз һәм 5 озатучы тәкъдим итә.
Ярышларда сайлап алу сынауларын узган 230дан артык финалист катнаша - бу көллият студентлары, 14 яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучылары, шулай ук профильле компанияләрнең яшь белгечләре һәм дустанә илләр вәкилләре. Конкурсантларны әзерләүдә һәм бәяләүдә Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 250 дән артык эксперт катнашты, шул исәптән профильле эш бирүчеләр вәкилләре. Чемпионат тарихында беренче тапкыр йомгаклар шәхси зачет буенча гына түгел, команда зачеты буенча да ясалачак.
Оештыручы - Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә, федераль оператор - Профессиональ белем үсеше институты, регион-оештыручы - Калуга өлкәсе.