«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының бер өлеше булган «Твой Ход» Бөтенроссия студентлар конкурсы Россия Мәгариф министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә тормышка ашырыла, шулай ук «Россия - мөмкинлекләр иле» проектлары линейкасына керә.
Проект кысаларында 2025 елның 15 августыннан 10 октябренә кадәр беренче курс студентларын адаптацияләү программасы гамәлгә ашырылачак. Программаның максаты - беренче курс студентларын югары белем бирүче мәгариф оешмаларының студентлар мохите, федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә дәүләт яшьләр сәясәте мөмкинлекләре, проект чаралары белән таныштыру.
Программада катнашучылар - 1 курс укучылары, шулай ук студентлар инициативаларын үстерү белән кызыксынучы өлкән курсларда укучы лар чакырыла.
Программада катнашу өчен гариза бирү 2025 елның 11 августыннан 29 августына кадәр гамәлгә ашырыла.