Белем алу өчен кредитка 2,5 млрд сумнан артык акча бүленәчәк

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Россия хөкүмәте өстәмә рәвештә белем бирү өчен кредит программасына ярдәм итүгә 2,5 миллиард сумнан артык акча юнәлдерәчәк. Тиешле күрсәтмәне премьер-министр Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр иттеләр 25 августта министрлар кабинеты матбугат хезмәтендә.

Билгеләп үтелгәнчә, финанслау федераль бюджетта каралган. Әлеге акчалар ярдәмендә югары уку йортлары студентлары өчен 214 мең сум ташламалы кредит биреләчәк.

Министрлар Кабинетында искә төшергәнчә, 2020 елда РФ Президенты йөкләмәсе буенча белем алу өчен кредит ставкалары дәүләт ярдәме белән елына 3% ка кадәр киметелгән. Мондый кредитны 14 яшьтән алырга мөмкин. Ташламалы һәм базар ставкалары арасындагы аерманы банкларга дәүләт каплый. Уку дәвамында һәм тәмамлагач 9 ай дәвамында бары тик кредит буенча процентларны гына түләргә мөмкин, ә займның калган өлешен 15 ел дәвамында кайтарырга кирәк. Теләгәндә кредитны комиссиясез һәм вакытыннан алда түләп бетерергә рөхсәт ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International